-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

«Күңел нурым галәм яктырта»

Сибай филармониясендә эшләүче җырчы, композитор, музыкант Азат Искуҗинның Уфада тәүге концерты үтәчәк.

«Күңел нурым галәм яктырта»
«Күңел нурым галәм яктырта»


Тумыштан күрү сәләтен югалткан Азатка табигать матур талант биргән. Ул җырлар иҗат итә, көйләр, симфонияләр яза.
Хәйбулла районының Янтеш авылында туган егет Уфада күрү сәләте начар һәм сукырлар өчен 28нче махсус интернат-мәктәбендә белем ала.
Шул елларда Азатка үзе кебек үк язмышка дучар булып та, моң дөньясында үлемсез әсәрләре белән дан казанган композитор Салават Низаметдинов белән танышырга, аңардан өйрәнергә насыйп була.
Сибай сәнгать колледжының вокал бүлегендә укыганда ук ул иҗат дөньясына чума. Һәвәскәр композитор, җырчы буларак, бик күп конкурс, җыр бәйгеләрендә катнашып, төрле дәрәжәдәге лауреат, дипломант исемнәре яулый.

"Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә Республика халык иҗаты үзәге һәм Сибай концерт-театр берләшмәсе әзерләгән "Күңел нурым галәм яктырта" дип аталган концерт 21 ноябрдә Уфада "Атайсал" мәдәният үзәгендә (Кустарная урамы, 17нче йорт) үтәчәк.

Концертта Азат Искуҗинның хезмәттәшләре - Сибай филармониясе артистлары, иҗатташ дуслары, якташлары катнашачак.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: