-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Нур"да - "Кар"

Уфа "Нур" татар дәүләт театрында Василий Товстоногов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Кар” спектакленең премьерасы көтелә.

"Нур"да - "Кар"
"Нур"да - "Кар"


Әсәрдә билгеле язучы Александр Цыпкинның хикәяләреннән өзекләр кулланыла. "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында куелган спектакль кече зал өчен әзерләнә.
Вакыйгалар ике дөньялык арасында бара. Төп идеясе - безнең тормышыбыз бер мизгел генә. Мондагы гамәлләребез өчен мәңгелек дөньяда барыбызга да җавап тотарга туры киләчәк. Тормышыңның мәгънәсе нидә? Кемдер аны - шәхсән максатларга, рәхәтләнеп-ләззәтләнеп яшәүгә, кемдер - башкаларга ярдәм итүгә, кемдер - кешелек дөньясына, халыкка хезмәт итүгә, прогресска алып баруга кайтарып калдыра. Ә шул бердәнбер гомерне бушка уздыручылар, кадерен белмәүчеләр күпме!
“Кар” спектакле безне шундый уйлануларга этәрә, яшәешнең асылын аңларга чакыра. Премьера 30 ноябрьгә билгеләнгән. Авторларның килүе көтелә.
Бу хакта “Нур” театрының әдәби-драматургия бүлеге җитәкчесе Гөлнур Заһидуллина хәбәр итә.

Фото: "Нур" театры архивыннан.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: