ФАП заманча модульле конструкциядән гыйбарәт, анда персонал эше һәм пациентларны кабул итү өчен уңайлы шартлар булдырылган. Пунктта фельдшер-акушерлык каравы һәм процедура-прививка кабинетлары урнашкан.
Шулай ук, ФАПта медикаментлар һәм инвентарьлар саклау өчен бүлмәләр, санузел, пациентлар өчен көтү урыны бар, электр, кайнар һәм салкын су белән тәэмин ителгән.
“Яңа ФАП ачылганнан бирле урындагы халыкка беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен шартлар булдырылды. Бина барлык кирәкле коммуникацияләргә тоташтырылган”, - дип хәбәр итте фельдшер Илвина Басыйрова.
Фото: национальныепроекты.рф