+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кытайга - гранулалы чөгендер түбе

Агросәнәгать комплексы продукциясен чит илләргә җибәрүне арттыру буенча «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты максатларында Башкортстанда «АПК продукциясен экспортлау» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Кытайга - гранулалы чөгендер түбеКытайга - гранулалы чөгендер түбе
Кытайга - гранулалы чөгендер түбе

Төбәкнең шикәр заводларында җитештерү сезоны дәвам итә. 14 ноябрьгә «Раевсахар» компаниясе һәм Чишмә шикәр заводы 632 мең тонна шикәр чөгендере эшкәрттеләр. 88 мең тонна шикәр җитештерелде.

Моннан тыш, предприятиеләр эшкәртүнең өстәмә продуктын – чөгендер түбен актив экспортлыйлар. Башкортстан заводлары Кытай Халык Республикасына 3,2 мең тонна гранулалы чөгендер түбе озаткан, дип хәбәр иттеләр "Россельхознадзор"ның республика идарәсендә. Үсемлек азыгы Кытай Халык Республикасы таләпләренә туры килә, дип билгеләп үттеләр дәүләт учреждениесендә.

Бу хакта Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: apkrb.info


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас