Яңа юлның озынлыгы - 2,44 километр. Проект кысаларында тротуарлар һәм велосипед юллары төзекләндерелгән. Биредә узган елның декабрендә эшләтеп җибәрелгән 40 МВт куәтле энергоүзәк тә эшли. Ул бистәне җылылык белән тәэмин итә һәм алга таба төзелеш өчен энергоресурслар булдыра.
Бистәдә күпфатирлы 13 торак йорт, шулай ук 1 100 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 300 урынлык балалар бакчасы төзү планлаштырыла.
Биредә төбәк Башлыгы шәһәр халкы белән аралашты, үзенә Октябрьскига килү һәрвакыт күңелле булуын билгеләп үтте.
- Шәһәр үсә, яңа йортлар төзелә. Бүген без сезнең эре сәнәгать предприятиеләрендә булдык. Алар уңышлы эшли, хезмәткәрләргә яхшы хезмәт хакы түләнә. Республика үз ягыннан социаль объектлар булдыруда ярдәм итәчәк. Әнә, янәшәдә генә узган елда ачылган Боз сарае, бассейнны да төзи башладык, - диде Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru