+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Заманча китапханәләр саны арта

«Гаилә» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында модельле муниципаль китапханәләр төзүгә Русия Федерациясе субъектларын сайлап алу буенча федераль конкурс нәтиҗәләре билгеле булды.

Заманча китапханәләр саны артаЗаманча китапханәләр саны арта
Заманча китапханәләр саны арта


Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы 2025 елда китапханәләрне модернизацияләүгә Русия субъектларын сайлап алу конкурсына башлангыч йомгак ясады.

2025 елда Башкортстанда тагын өч яңа буын китапханә барлыкка киләчәк. Конкурста өч муниципаль китапханә җиңүче булды, шулардан Ишембай районының Урман-Бишкадак авылы һәм Кыйгы һәм Тәтешле районнарының үзәк китапханәләре. Аларны модернизацияләү өчен республика федераль бюджеттан якынча 37 миллион сум алачак.

Хәзер Башкортстан Республикасында Балакатай, Благовар, Дуван, Дүртөйле, Иглин, Илеш, Ишембай, Караидел, Кыйгы, Күгәрчен, Салават, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы, Чакмагыш, Чишмә, Белорет районнарында 19 яңа буын китапханә уңышлы эшләп килә. Салават шәһәренең үзәк, Белорет шәһәренең балалар, Чишмә районының Келәш авыл китапханәләре быел көз ачылды.

Фото: kiziltan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас