Мондый илләр арасында - Азербайҗан, Әфганстан, Вьетнам, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Үзбәкстан.
"Россельхознадзор" карамагындагы Башкортстан сынау лабораториясендә агач эшкәртү продукциясе - такта, борыс, бүрәнә үрнәкләре энтомологик экспертиза узды.
"Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча зарарлы карантин организмнар ачыкланмады. Башкортстан агач материаллары аларны алучы илләрнең фитосанитар куркынычсызлык таләпләренә туры килә", - дип ассызыкладылар "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, илдә 2019 елдан «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты - 2030 елга чимал булмаган, энергетика булмаган товарлар экспортының, 2020 ел белән чагыштырганда, 70 проценттан да ким булмаган реаль үсешен тәэмин итү.
Фото: bash.news