Бүгенге көнгә 1532 катнашучы, укуларын тәмамлап, эш тапкан, тагын 1432се яңа күнекмәләр алуын яисә квалификациясен күтәрүен дәвам итә. Башкортстанда яшәүчеләр арасында иң кирәкле курслар булып мәгълүматлар базасы администраторы, бухгалтерлык исәбе, дәүләт сатып алулары өлкәсендә белгеч, программа тәэминаты тестлаучысы, инглиз теле курслары тора.
"Катнашучыларның теләкләренә карап, уку төрле форматларда уза ала: катнаш, көндезге яки дистанцион. Белем бирү программалары исемлеге даими яңартыла һәм төбәк хезмәт базары ихтыяҗларына яраклаштырыла. Ел ахырына кадәр 20 юнәлеш буенча бушлай белем алырга мөмкин", - дип ачыклык кертте гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова.
Түләүсез һөнәри белем алуга СВО ветераннары, кечкенә балалары булган ата-аналар, 50 яшьтән өлкәнрәкләр, эшсезләр һәм эшсез калу куркынычы булганнар исәп тота ала. Моннан тыш, быел сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле кешеләргә һәм декрет ялында булганнарга — аналарга да, бала караучы башка туганнарга да түләүсез уку мөмкинлеге бирелә.
Укуга гаризаны «Русия эше» порталында бирергә мөмкин.
Фото: "пресс-служба минтруда РБ"