“БумБатл” макулатура җыю буенча рекорд куйды – “Экосистема” хәрәкәтенең “Бумбатл" макулатура җыю буенча Бөтенрусия акциясенең бишенче сезонында катнашучылар 144 мең тонна кәгазь калдыклары җыйды һәм эшкәртүгә тапшырды. "Экология” гомумдәүләт проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган киң колачлы бу башлангычта илнең 89 төбәгеннән 3 миллионнан артык кеше катнашты.
Макулатураны мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, дәүләт һәм шәхси предприятиеләр хезмәткәрләре тапшырды – экология турында төрле активистлар кайгыртуы ачыкланды. Кәгазь җыюга зур өлешне гаиләләр дә кертте – «БумБатл»ны илнең 4,7 меңнән артык гаиләсе хуплады. Акциядә катнашучылар 2023 елга караганда 49 мең тоннага күбрәк макулатура җыйган.
Башкортстаннан катнашучылар,182 тоннадан артык макулатура җыеп, аны эшкәртүгә тапшырды. Төбәк ил субъектларының гомум зачетында бишенче урынны алды.
– «БумБатл» акциясендә катнашу безнең өчен бик яхшы традициягә әверелде, ул экологик культураны һәм табигатькә аңлы караш формалаштыра. Республиканың яшь кешеләре, җәмәгатьчеләр, волонтерлар, экоблогерлар, эре компанияләр һәм битараф булмаган кешеләр, әйләнә-тирә мохит алдында үз җаваплылыкларын күрсәтеп, гаять активлык күрсәттеләр, 182 тоннадан артык кәгазь калдыклары җыеп тапшырдылар. Әлеге акциядә катнашу нәтиҗәсендә һәркем әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм кәгазь калдыкларын киметүгә үз өлешен кертә алды, — дип билгеләп үтте табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Нияз Фазылов.
«БумБатла»га ярдәм йөзеннән бөтен Русия буенча «Экосистема» хәрәкәте активистлары 700дән артык интерактив белем бирү чарасы уздырган. ЭКОдәресләр, осталык дәресләре, кәгазь фестивальләре, калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү объектларына экскурсияләр оештырылган.
Фото: pravitelstvorb.ru