+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Он ике тапкыр күбрәк озатылды

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан ел башыннан 18,3 мең тоннадан артык он, көрпә һәм ярма экспортлаган.

Он ике тапкыр күбрәк озатылдыОн ике тапкыр күбрәк озатылды
Он ике тапкыр күбрәк озатылды
Бу былтыргы шул чор күрсәткечләреннән ике тапкыр артыграк, дип хәбәр иттеләр "Россельхознадзор"ның төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

"15187 тонна он, 1850 тонна көрпә һәм 1304 тонна төрле ярма тикшерелде һәм документлаштырылды", — диделәр күзәтчелек ведомствосында.

Башкортстан он, көрпә һәм ярма озаткан илләр арасында Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Бельгия, Германия, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия һәм Үзбәкстан бар.

"Экспорт йөгенең барлык партияләренең пробалары тулы күләмдә "Россельхознадзор" карамагындагы сынау лабораториясендә тикшеренүләр узды. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча икмәк запасларында зарарлы карантин организмнары һәм корткычлар ачыкланмады. Продукция импортчы илләрнең барлык таләпләренә туры килә", - дип ассызыкладылар "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсендә.

Фото: "пресс-служба управления Россельхознадзора по РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас