Туймазы шәһәренең 7нче мәктәбе республиканың Төбәк мәгариф сыйфатын бәяләү үзәге методик ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган "Мин төп дәүләт имтиханы тапшырам" проектында катнаша. Әлеге проект кысаларында укучылар Санлы белем бирү мохите мөмкинлекләрен кулланып, математика буенча диагностика эшен башкарганнар.
"Санлы белем бирү мохите”— “Мәгариф" гомумдәүләт проектының федераль проекты, ул мәгълүмат-коммуникация инфраструктурасын яңарту, кадрлар әзерләү, федераль санлы платформа булдыру юлы белән мәгариф оешмаларында барлык төр һәм дәрәҗәләрдәге югары сыйфатлы белем алу мөмкинлеген тәэмин итә торган заманча һәм һәркем файдалана алырлык санлы белем бирү мохите булдыруга юнәлтелгән.
— Мәктәпне тәмамлаучы һәр укучы алдында дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыру бурычы тора, әмма аңа шулай ук уңышлы әзерләнү дә мөһим. Безнең мәктәп педагогларының укучылар өчен индивидуаль белем бирү маршрутларын төзү, аларны актив һәм нәтиҗәле укытуга этәрү, шулай ук укучыларның төрле категорияләрен, мәсәлән, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны, талантлы һәм сәләтле укучыларны, спорт, сәнгать һәм техник иҗат белән актив шөгыльләнүчеләрне уңышлы укыту мөмкинлеге туды, — дип билгели Туймазы шәһәренең 7нче мәктәбе директоры Наталья Тиглева.
Фото: contenta.info