Бу үзе генә дә республикада мәдәният өлкәсен эзмә-эзлекле үстерүнең анык нәтиҗәсе булып тора. Гомумән, Башкортстанда соңгы чорда мәдәният тармагын финанслау күләменең тотрыклы үсеше күзәтелә. Атап әйткәндә, 2019-24 елларда “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча финанслау 7,1 миллиард сум тәшкил итте, шуның 1,4 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары.
Соңгы биш елда республикада 98 мәдәният объекты төзелгән һәм ремонтланган, алар – авыл мәдәният йортлары, китапханәләр һәм музейлар. Агымдагы елда 15 мәдәният учагын төзү һәм яңарту планлаштырылган иде. Әлеге исемлеккә Благовар районындагы Иске Күчәрбай авылы мәдәният йорты да кертелде, аның бинасына капиталь ремонт үткәрү максат итеп куелды.
– Ул район Мәдәният сараеның филиалы санала, – диде Благовар районы хакимиятенең мәдәният идарәсе директоры Илдар Насыйров. – Район хакимияте һәм республиканың Мәдәният министрлыгы арасында агымдагы елның 2 февралендә “Мәдәният инфраструктурасы үсешен сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәдә тәэмин итү буенча “Мәдәни мохит” проекты кысаларында килешү төзелде.
Аның асылы исә шул – Иске Күчәрбай мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрүгә 7 миллион сумнан артыграк субсидия бүленә. Апрель азагында, электрон аукцион нәтиҗәләреннән чыгып, җаваплылыгы чикләнгән “Империя” җәмгыяте (директоры – Илшат Рәфыйков) белән югарыда күрсәтелгән объектка капиталь ремонт үткәрүгә контракт төзелә.
– Әлеге хәбәрне бик шатланып кабул иттек, – ди Иске Күчәрбай мәдәният йорты мөдире вазыйфасын 13 ел башкаручы Гөлнара Хәммәдиярова. – Бу безнең өчен тарихи вакыйга саналырга хаклы, чөнки районда иң эреләрдән саналучы авылыбызда мәдәният йорты 1964 елда салынган. 60 ел вакыт үткән бит! Без бәләкәй чакта ук бинаның искергәнен күреп үстек. Шуннан бирле бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмады. Иң аянычлысы – соңгы вакытта бинаның түбәсе нык таушалып, яңгыр яуганда су үтә башлады. Бу иң зур бәлагә әверелде, чөнки эчтәге җиһазларга зыян киләчәге көн кебек ачык иде.
7 ел элек мәдәният йорты бинасы берникадәр яңартыла, әлбәттә. “Урындагы мәдәният йорты” программасы кысаларында сәхнә ремонтлана, тамаша залына яңа урындыклар куела, моңа өстәп, яңа җиһазлар сатып алына. Әмма, ничек кенә булмасын, бина бүгенге көн таләпләренә җавап бирми.
Иске Күчәрбай мәдәният йортын яңарту “Мәдәни мохит” проекты кысаларында агымдагы елның маенда башланды. Бинага ремонт үткәрүче оешма төзүчеләре эшкә җаваплы карый, бер сүз белән әйткәндә, эш җитез бара. Көз якынлашкач, матур үзгәрешләр бигрәк тә күзгә ташлана, чөнки төзүчеләр түбәне яңарткан, стеналар ремонтланган, яңа ишекләр һәм тәрәзәләр куелган. Аннары җылыту, электр һәм су челтәрләрен алмаштыру башланган. Контракт буенча эшне 1 ноябрьгә тәмамлау күздә тотылган иде, әмма уңган төзүчеләр җитез булып чыкты, яңартуны иртәрәк тәмамлап, мәдәният йорты ихатасына күчмә сәхнә дә корырга өлгерде.
Мәдәният йорты җитәкчесе әйтүенчә, төзелештән авыл халкы да читтә калмаган, ихатаны төзекләндерү максатында өмәләр оештырылган. Менә шул рәвешле, бердәм тырышлык нәтиҗәсендә, Иске Күчәрбай халкының өметләре акланды, дип әйтергә мөмкин. Шуңа да яңартылган объектны ачу тантанасына авыл халкы гына түгел, күрше төбәкләрдән дә сәнгать сөючеләр күп җыелды. Күчәрбайлыларның шатлыгын уртаклашырга дәрәҗәле кунаклар – Башкортстанның мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Әминә Шәфыйкова һәм Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыповның килүе авыл бәйрәменең мәртәбәсен тагын да күтәрде. Төбәк халкы рәсми вәкилләрне икмәк-тоз, җыр-моң белән каршы алды. Әминә Ивний кызы, мәдәният йорты белән танышып, ремонт эшләренең сыйфатын югары бәһаләде, кул осталарының бәйрәм уңаеннан оештырылган күргәзмәсен карады, мәдәният йортында даими эшләүче үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр белән аралашты.
Яңартылган мәдәният учагы Иске Күчәрбайның үзешчән сәнгать осталарына яңа иҗади мөмкинлекләр булдыруы белән әһәмиятле. Әйткәндәй, аларга осталыкларын бәйрәм уңаеннан оештырылган концертта да күрсәтергә форсат чыкты. Хатын-кызларның татар халык “Энҗеләр” ансамбле чыгышлары, зур уңыш казанып, алкышларга күмелде. Район Мәдәният сарае, Яңыш авылы мәдәният йорты үзешчәннәре дә күчтәнәчкә җыр-моңнар белән килгән.
Авылның мәдәни бәйрәмендә бер төркем сәхнә осталары Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Олы хөрмәткә лаек булучылар арасында Иске Күчәрбай мәдәният йорты директоры Гөлнара Хәммәдиярова һәм мәдәният җитәкчесе Ирина Ризванова да бар иде.
Иске Күчәрбай авылы тоташ республикабызда да мәдәният-сәнгать өлкәсендә талантлар төбәге буларак билгеле. Биредән бихисап күренекле сәхнә осталары чыккан. Яңартылган мәдәният учагына бу юнәлештә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.