+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Баймак районында Социаль-мәдәни үзәк төзелеше тәмамлана

Баймак районының Ургаза авылында зур Социаль-мәдәни үзәк төзелеше тәмамлана, дип хәбәр итә «БаймакТВ».  

Баймак районында Социаль-мәдәни үзәк төзелеше тәмамлана
Баймак районында Социаль-мәдәни үзәк төзелеше тәмамлана

Яңа елга кадәр үзәкне ачу планлаштырылган. Объектның гомум мәйданы 3 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә. Анда тамаша залы, китапханә, балалар уен бүлмәсе, остаханәләр урнашачак. Шулай ук, бинада тренажер залы һәм балалар сәнгать мәктәбе ачылачак.

Объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, әле төзүчеләр территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнә.

Авылда 3200 кеше яши, алар өчен «Мәдәният» гомумдәүләт проекты ярдәмендә капиталь ремонтланган Социаль-мәдәни үзәк ачылу — күптән көтелгән вакыйга.

Бу авылда быел тагын бер өй туе көтелә: биредә «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында участок дәваханәсе ачылачак.

Фото: resbash.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: