«Петерфуд " - азык-төлек сәүдәсе өлкәсендә төньяк-көнбатыш төбәгенең иң эре күргәзмәсе, ул 30 ел дәвамында азык-төлек продуктларын яңа базарларга чыгару өчен бик яхшы мөмкинлек булып тора. Анда 300дән артык җитештерүче үз продукциясен тәкъдим итте.
«Петерфуд-2024» күргәзмәсе экспозициясендә Русия, Беларусь, Казахстан, Венгрия, Кытай, Һиндстан, Греция, Босния һәм Герцеговина, Нидерланд, Мисыр, Таҗикстан, Төркмәнстан, Польша, Никарагуа, Германия, Испания, Франция, Дания, Норвегия җитештерүчеләре катнашты.
Ике көндә 1887 очрашу оештырылды, аларның нәтиҗәләре буенча җитештерүчеләр һәм ритейлерлар 50 млрд сумнан артык суммага 1501 килешү төзеделәр.
Чара, башлыча, үзебезнең җитештерүчеләрне дөнья базарына чыгару һәм экспорт мөмкинлекләрен киңәйтү максатында оештырылды.
- «Петерфуд-2024» күргәзмәсе - тәҗрибә уртаклашу, элемтәләрне җайга салу һәм азык-төлек сәнәгатендә яңа тенденцияләрне ачыклау өчен уникаль платформа. Безнең эшкуарлар, кунакларны үз продукциясе белән таныштырып кына калмыйча, сәүдә челтәрләре вәкилләре һәм тәэмин итүчеләр белән дә сөйләшүләр алып бара алды. Күргәзмәдә катнашу эшлекле хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача һәм төбәктә сектор үсешенә этәргеч бирә, – дип шәрехләде Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында предприятиеләргә теркәү кертемнәренә, стендларны рәсмиләштерүгә һәм мәйданнарны арендага алуга чыгымнарны компенсацияләделәр. Күргәзмә узачак урынга кадәр юл, яшәү һәм продукцияне ташу өчен катнашучылар үзләре түләде.