+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Янә бер ФАП ачылды

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Балакатай районының Шәкәрле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Янә бер ФАП ачылды
Янә бер ФАП ачылды

 

ФАП халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү һәм персоналның уңайлы эшләве өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителгән. Бинада фельдшер кабинеты, карау-тикшерү, процедура, пациентлар өчен көтү бүлмәләре, санузел, медицина хезмәткәрләре өчен бүлмәләр, медикаментлар һәм инвентарь саклау урыннары каралган.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен ФАПка керү урынында пандус бар.

Моннан тыш, бу авылда яшәүчеләргә хәзер санлы медицина хезмәтләре күрсәтеләчәк. Фельдшер дистанцион рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык битен ача, электрон рецепт яза, табиб белән телемедицина консультациясе үткәрә һәм медицина мәгълүматларын җибәрә алачак. Мәсәлән, электрокардиография.

Яңа ФАПта беренчел медик-санитар ярдәмне Шәкәрле авылыннан 252 кеше алачак, шуларның 42се - балалар.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәмендә республикада 500дән артык модуль конструкция һәм капиталь табиблык амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, 100гә якын сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалды, 400дән артык автомобиль һәм күчмә медицина комплексы, 30 мең берәмлек медицина җиһазы сатып алынды.

Автор фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: