-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Товарларны сатып алу камилләшә

Уфадан җылыту җиһазлары җитештерүче «Газстройинвест» компаниясе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашып товарларны сатып алу процессын камилләштергән. Бу хакта Төбәк компетенцияләр үзәгендә (РЦК) хәбәр иттеләр.

Товарларны сатып алу камилләшә
Товарларны сатып алу камилләшә
«Адреслы ярдәм кысаларында Төбәк компетенцияләр үзәге хезмәткәрләре картирование һәм диаграмма ярдәмендә диагностика үткәрделәр, җитештерү анализын башкардылар», - дип сөйләде республиканың икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

РЦК экспертлары аңлатканча, проект командасы товарларны сатып алу процессын оптимальләштерү өстендә эшләгән.

Фото: национальныепроекты.рф

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: