Исегезгә төшерәбез: Шакша күперен капиталь ремонтлау илебез Президенты башлангычы белән гамәлдә булган «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Күпердә эшләр дәвам итә. Объектта 100дән артык кеше эшли. Хәзер яңгыр суларын агызу, яктырту, элемтә челтәрләрен үзгәртеп кору һәм башкалар буенча эшләр төгәлләнә. Күпернең барлык 4 полосасын да бу ел ахырына кадәр ачу планлаштырыла.
Капиталь ремонтлау бәясе 2 миллиард сумнан артык тәшкил итә.
Фото: башинформ.рф