- Киләсе елдан «Тормыш өчен инфраструктура» дигән яңа гомумдәүләт проекты буенча актив эш башлыйбыз. Шул исәптән проектка керәчәк барлык күрсәткечләр буенча төбәкләр киселешендә планлы күрсәткечләрне билгеләүне тәмамлыйбыз. Билгеләп үтәм: нәкъ менә дөрес планлаштыру барлык билгеләнгән максатларга ирешергә ярдәм итәчәк, димәк, төбәкләрнең җәлеп итүчәнлеген арттырачак һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрәчәк, – диде Марат Хөснуллин.
«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектына керә торган «Стимул» федераль программасында катнашу кысаларында бүген республикада 7 объект төзелә.
- Быел "Стимул" кысаларында 1,2 млн кв. метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырылган. 2019 елдан программа кысаларында Уфада, Стәрлетамакта, Нефтекамада, Октябрьскийда, Салаватта һәм республиканың Уфа районында барлыгы 3,14 млн кв.метр торак һәм инженерлык, социаль һәм юл инфраструктурасының 26 объекты файдалануга тапшырылды, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Рөстәм Газизов.
Марат Хөснуллин инфраструктур бюджет кредитларын (ИБК) җәлеп итеп, объектларны файдалануга тапшыру темпларын тизләтергә һәм булган мәсьәләләр буенча Территорияләрне үстерү фонды белән активрак хезмәттәшлек итәргә кушты.
- Бүген ИБК кысаларында Башкортстанда ике эре проект тормышка ашырыла: "Уфа шәһәренең "Көньяк капка" комплекслы торак төзелеше" һәм "Нефтекама шәһәре территориясен комплекслы үстерү". Беренче проект буенча Уфаның Кузнецов затоны бистәсендә республикада иң зур мәктәп төзелә. Нефтекамада биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү дәвам итә һәм яңа төп канализация-насос станциясе төзелә. Барлык өч объектны да 2025 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла, - диде төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.
Исегезгә төшерәбез: Башкортстан 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган торактан халыкны күчерү программасын вакытыннан алда тәмамлаган һәм яңа программаны гамәлгә ашыра башлаган төбәкләр арасында. 2024-30 елларга халыкны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча яңа республика адреслы программасына 38 муниципалитетта гомум мәйданы 227 мең кв. м. булган күпфатирлы 565 йорт кертелгән.
Фото: правительство рб