Визит вакытында Радий Хәбиров урындагы халык белән дә аралашты. Алар республика җитәкчелегенә ял итү өчен уңайлы шартлар булдырган өчен рәхмәт белдерде.
- Уфада яшәүчеләрдән Урманчылар паркына карата шикаятьләр күп булды. Территорияне төзекләндерүне, аны пөхтә һәм матур итүне сорадылар. Шул ук вакытта паркның үзенчәлеген саклап калу мөһим иде. Хәзер без монда мин шәхсән шөгыльләнәчәк тагын бер проектны башлыйбыз, ул - Уфа зоопаркы. Хайваннар өчен максималь уңайлы шартлар булдыру мөһим. Бу - берничә елга исәпләнгән зур проект, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Тулаем алганда, безгә эшлисе эшләр бар әле. Уфада Ленин исемендәге паркны төзекләндерүгә керешәбез. Моннан тыш, район үзәкләрендә җәмәгать урыннарын яңартуны дәвам итәчәкбез.
Исегезгә төшерәбез, "Башкортстан урманчылары" исемендәге табигый ландшафт паркын реконструкцияләү илебез Президенты башлангычы белән гамәлдә булган «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты буенча алып барылды.
Паркны яңарту проектына биш объект кертелгән иде: пикник зонасы, кече һәм зур спорт мәйданчыклары, балалар өчен территория һәм велосипед юлы салынган җәяүлеләр сукмагы челтәре. Спорт зонасында ике футбол кыры — зур һәм кече, шулай ук ике волейбол мәйданчыгы, баскетбол һәм стритбол өчен мәйдан, йөгерү һәм физик күнегүләр өчен территория урнаштырылган.
Шулай ук, урман паркында воркаут-зона, пинг-понг өчен өстәлләр һәм шахмат уйнау урыннары каралган. Балалар мәйданчыгында төзүчеләр агачтан яңа җиһазлар урнаштырган. Территориядә эшчеләр, шулай ук, өстәмә яктырту системаларын монтажлаган һәм видеокүзәтү урнашган.
Фото: glavarb.ru