-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Евразия йөрәге" - җиңүче!

Түбән Новгородта вакыйгалы туризм өлкәсендә Russian Event Awards-2024 Халыкара премиясенең финал чаралары узды.

"Евразия йөрәге" - җиңүче!
"Евразия йөрәге" - җиңүче!


Русиянең 47 төбәгеннән, Беларусь Республикасының ике төбәгеннән 318 проект һәм Көньяк Осетиядән бер проект җиңү өчен көрәште. Конкурста төрле юнәлештәге, төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге вакыйгаларны оештыручылар катнашты.

Башкортстан Республикасыннан финалга 46 проект чыкты, шулардан 24 чара – Уфа оештыручыларыннан.
Йомгаклар буенча республика Мәдәният министрлыгы һәм Башкортстан дәүләт филармониясе проекты – «Евразия йөрәге» Халыкара сәнгать фестивале «2024 елның туристик вакыйгасы» номинациясендә Гран-прига лаек булды. Әлеге номинация – аерым, вакыйгалы туризм өлкәсендәге проектларга бирелә, премиянең Попечительләр советыннан бәйсез рәвештә.

Финалда Башкортстан дәүләт филармониясе проектын төп концерт оешмасы белгече Виктория Белоусова яклады.
Әлеге зур җиңү республикабызда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарылуының бер дәлиле булып та тора.

Фото: culture.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: