Ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният " гомумдәүләт проекты кысаларында узучы Кышкы фестиваль быел Антон Брукнерның тууына 200 ел тулуга багышланды.
Кышкы фестивальнең ачылышында республиканың Дәүләт оркестры белән бергә Башкортстанның халык артисты, танылган кларнетчы Артур Нәзиуллин чыгыш ясады.
Фестивальнең географиясе – Уфа, Ишембай һәм Нефтекама: алда тагын биш концерт. Барлык концертларның дирижеры сыйфатында Башкортстанның халык артисты, маэстро Дмитрий Крюков чыгыш ясаячак.
Фото: Владимир Подкользин.