-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Илшат Фазрахманов: "Экспорт арта"

Башкортстан Хөкүмәтендә «Экспортка юнәлтелгән компанияләр өчен авыл хуҗалыгы атташесы сәгате» дигән киңәшмә узды.

Илшат Фазрахманов: "Экспорт арта"
Илшат Фазрахманов: "Экспорт арта"


"Халыкара бизнес атналыгы – 2024" кысаларында Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре һәм төрле илләрдә Русияне тәкъдим итүче 40ка якын авыл хуҗалыгы атташесы катнашлыгында узган чара 6 декабрьдә узды.

Русия авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе Андрей Сухарев Башкортстан Республикасының экспорт потенциалы югары булуын билгеләп үтте. Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренең чит илләрдә төбәк экспортерлары белән очрашулары форматы күптән түгел генә барлыкка килде, бу нибары 6 шундый очрашу.
- Чара Русия экспортерларына чит ил импортерларының киң исемлеге белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыруда ярдәм итү зарурлыгы белән бәйле. Бүген киңәшмәдә Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Азия, Африка, Европа һәм Латин Америкасының 39 илендә вәкилләре катнаша, – дип сөйләде Андрей Сухарев.
Төбәкнең экспорт потенциалын Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов тәкъдим итте.
– Безнең авыл хуҗалыгы җитештерүче-экспортерлар үз продукцияләрен чит илгә җибәрү күләмен арттыру, шулай ук хезмәт күрсәтүләрне, технологияләрне һәм компетенцияләрне дә кертеп, экспорт номенклатурасын киңәйтү өчен төрле ысуллар кулланып карыйлар. Әзер продукцияне заказ бирүчегә җиткерергә кирәк, бу транспортлау, документаль озату, саклау һәм башка мәсьәләләр. Җитештерүне кулланучылар территориясендә локальләштерү бу мәсьәләләрне өлешчә чишәргә мөмкинлек бирә, - дип аңлатты Илшат Фазрахманов.

Фото: сайт правительства РБ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: