1,8 миллион сумлык "Lada Granta" фургонын сатып алуга лизинг ярдәмен Сибай эшкуары Руслан Баймөхәммәтов алды. Сату-алу килешүе рәвешендәге әлеге финанслау формасы шәригать нормаларына һәм принципларына туры килә, ә агентлык поручитель сыйфатында чыгыш ясады.
- "Мурабаха" партнерлык финансларының бер инструменты булып тора, ул клиентларга аларның дини ышануларына һәм финанс ихтыяҗларына җавап бирә торган альтернатив финанслау ысулын тәкъдим итә. Ул үтә күренмәлелеге, үтемлелеге һәм хәвефне минимальләштерүе белән аерылып тора, бу аны халыкның төрле төркемнәре арасында популяр итә. Финанс ярдәме "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелә, - дип шәрехләде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
Процентлар катлаулы исәп-хисаплар артына яшеренергә мөмкин булган традицион финанс инструментларыннан аермалы буларак, «Мурабаха»да товар бәясе күләме алдан ук төгәл әйтелгән. Бу продукт транспорт чарасын милеккә кичекмәстән тулы түләү кирәкми торып алырга мөмкинлек бирә.
Төбәк лизинг компаниясе һәм аның продуктлары турында тулырак мәгълүмат компания сайтында бирелгән, консультацияне +7 (347) 222-46-16 телефоны буенча алырга мөмкин.
Фото: сайт правительства РБ