-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Түләүле юлда ничек йөрергә?

Уфада 9 декабрьдән «Имин һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы Көнчыгыш чыгу юлы буенча транспондерлар буенча йөрү өчен аерым полосалар эшләтеп җибәреләчәк.

Түләүле юлда ничек йөрергә?
Түләүле юлда ничек йөрергә?


Шулай итеп, түләү алу пунктындагы (ПВП) сул полосалар ике юнәлештә дә тизйөрешле булачак. Юл өчен контактсыз түләүнең махсус җайланмалары ияләре түләү алу пункларны әлеге полосалар буенча тукталышсыз уза алачак. Мондый полосалар өстендә ПВПда яшел фонда махсус билгеләр урнаштырылачак.

- Бүлеп бирелгән транспондер полосаларыннан файдаланганда машина йөртүчеләргә транспорт чарасын шлагбаум каршында туктату кирәк булмаячак, бары тик тизлекне 30 км/сәгатькә кадәр киметү генә кирәк булачак. димәк, мондый полоса буенча түләү алу пунктын узу вакыты кассир-оператор белән полоса аша узуга караганда уртача 8 тапкыр тизрәк, – дип сөйләде Башкортостан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова.
Шулай ук транспондерлы автомобиль сөючеләр транспондерлар буенча да, акчалата һәм банк карталары белән түләү мөмкинлеге булган башка полосалар буенча да йөри алачак. Мондый хәрәкәт полосалары өстендә сары фонда билгеләр куелачак. Бу очракта машина йөртүчеләргә шлагбаум алдыннан тукталырга кирәк.

Көнчыгыш чыгу юлы буенча йөрү өчен түләүгә кагылышлы теләсә нинди сораулар буенча *2323 номерына шалтыратырга яки «Автодор - түләүле юллар» сайтының шәхси кабинеты аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: