Балкан иленә бу юлы Башкортстанда җитештерелгән 45 процент майлылыктагы 19 тонна «Гауда» каты сыры җибәрелде.
"Экспорт алдыннан Русия Федерациясенең дәүләт чигендә һәм транспортта ветеринария күзәтчелеге бүлеге белгечләре тарафыннан сайлап алынган сөт продукциясе үрнәкләре тулы күләмдә лаборатор тикшеренүләр узды. Сыр импортер ил таләпләренә туры килә, - дип ассызыкладылар күзәтчелек ведомствосында. - „Ecert“ системасында 5D экспорт ветеринария сертификатлары бирелде".
Быел бу - Сербиягә экспортка җибәрелә торган сөт продукциясенең җиденче партиясе. Ел башыннан бу илгә барлыгы 133 тонна сыр төяп озатылган.
Бүгенге көндә Башкортстан үз агропродукциясен 40тан артык илгә экспортлый. Җибәрелгән продукциянең 59 проценты майлы продукциягә туры килә.
Фото: "пресс-служба управления Россельхознадзора по РБ"