-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Һөнәрләр атналыгы" тәмам

Уфада «ЭКСПО» күргәзмә комплексында ел саен уздырыла торган «Һөнәрләр атналыгы»нда 5 меңнән артык кеше булды.

"Һөнәрләр атналыгы" тәмам
"Һөнәрләр атналыгы" тәмам

Чара "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында узды.

- "Һөнәрләр атналыгы" төрле юнәлештәге осталар арасында үзара хезмәттәшлек итү өчен уникаль мәйданчык булып тора. Безнең һөнәрчеләр үз эшен киң аудиториягә күрсәтеп кенә калмыйча, маркетинг һәм сатудагы заманча тенденцияләр турында да белә алды, бу базарның даими үзгәреп торуы шартларында аеруча мөһим, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
«Һөнәрләр атналыгы» кысаларында эшлекле программа, «Идел буе» һәм "Уфа" күргәзмәләре оештырылды. "Арт. Һөнәр. Сувенирлар", шулай ук укыту мастер-класслары да үткәрелде.

Атна «Иң яхшы кәчепче – 2024» республика конкурсына йомгак ясау белән тәмамланды, җиңүчеләрне бүләкләү 7 декабрьдә булды.

Фото: сайт правительства РБ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: