-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һәр педагог өчен файдалы көн булды!

Салаватта инклюзив белем бирүгә багышланган методик көн узды.

Һәр педагог өчен файдалы көн булды!
Һәр педагог өчен файдалы көн булды!

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган "Мәгариф" гомумдәүләт проектының “Киләчәк укытучысы" проекты кысаларында, Салават шәһәренең 15нче мәктәбендә “Инклюзив белем бирү: сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балаларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүнең нәтиҗәле практикасы” методик көне үткәрелде, аның барышында мәктәп педагоглары хезмәттәшләре белән инклюзия кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Бу көнне мәгариф учреждениесенә Салават, Мәләвез, Ишембай районыннан 70тән артык педагог җыелды. Аларга гомуми белем бирү мәктәбе шартларында инклюзив белем бирүне оештыру турында сөйләделәр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балалар өчен математика һәм урыс теленнән чыгарылыш имтиханнарының үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирделәр.

Чараның практик өлешендә ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар һәм осталык дәресләре узды, аларны югары категорияле укытучылар күрсәтте. Һәр катнашучы инклюзив сыйныфларда укучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясенә ничек әзерләнүен күрә алды. Методик көн эшендә Салават шәһәренең урта махсус уку йортлары вәкилләре дә катнашты.

"Бу көн һәр педагог өчен файдалы булды, дип саныйм. Бүген алынган мәгълүмат — педагогик эшчәнлектә зур ярдәм. Һәм, әлбәттә, мондый очрашулар бик мөһим һәм кирәкле, яхшы кәеф һәм җылылык бүләк итә, чөнки укытучыларның һөнәри осталыгын үстерә",– дип билгеләп үтте Салават шәһәренең укыту-методика үзәге директоры Ирина Борисова.

Фото: contenta.info

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: