+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Кушнаренкода тиздән яңа поликлиника ачылачак

Кушнаренко авылында яңа заманча поликлиника файдалануга тапшыруга әзерләнә. Аны төзү «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бу хакта төбәкнең Төзелеш һәм архитектура министрлыгында хәбәр итәләр.  

Кушнаренкода тиздән яңа поликлиника ачылачакКушнаренкода тиздән яңа поликлиника ачылачак
Кушнаренкода тиздән яңа поликлиника ачылачак

Яңа поликлиника бер сменага 320 кешегә исәпләнгән. Хәзерге вакытта барлык төзелеш-монтаж эшләре тулысынча төгәлләнгән. Җиһазларны монтажлау тәмамлана.

Техник регламентлар һәм проект документациясе таләпләренә туры килү турындагы бәяләмәне һәм файдалануга тапшыруга рөхсәтне якын арада алу планлаштырыла.

“Поликлиниканы Андреевка микрорайонында яшәүчеләр бик көтә. Төбәктә мондый социаль объектлар төзелешен социаль инфраструктура булдыру һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен нәкъ менә яңа микрорайоннарда урнаштырырга тырышабыз», — ди Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов.

Фото: Башкортстан Төзелеш һәм архитектура министрлыгы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас