Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбировның оператив киңәшмәсендә төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте.
Бу максатларга барлыгы 8,2 млрд сум юнәлтелгән, шуның 90 проценты - федераль акчалар.
2024 елда республикада 123 җәмәгать киңлеге тәртипкә китерелде, шуларның 71е – шәһәрләрдә һәм 52се – авылларда. Мәсәлән, Уфада – Башкортстан урманчылары исемендәге урман паркы, Бәләбәйдә - үзәк урамнардагы җәяүлеләр зонасы, Октябрьский шәһәрендә һәм Николо-Березовка авылында – Җиңү паркы, Аскын авылында - Бурминка елгасы яр буе һ. б.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты буенча төзекләндерелә торган барлык объектларны Бөтенрусия тавыш бирү кысаларында халык үзләре сайлый. Быел анда Башкортстаннан 974 мең кеше катнашты-бу күрсәткеч буенча республика Русиядә лидер булып тора. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча инде 94 территория билгеләнде, алар 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты кысаларында тәртип урнаштырылачак. Бу максатларга 1,2 млрд сум юнәлтеләчәк.
– "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" – бу зур проект, ул чыннан да безнең киңлекләрне үзгәртә, - диде Радий Хәбиров. - Аны киләчәктә дә шулай ук сыйфатлы итеп тормышка ашырырга кирәк.