-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Наш вклад» милли премиясенә 750дән артык гариза кергән

2024-25 елгы сезонның «Наш вклад» милли премиясенең гариза кампаниясенә йомгак ясалды. Премиягә барлыгы 750дән артык гариза кергән, 400дән артык оешма үзләренең социаль һәм хәйрия проектларын тәкъдим итте, аларның 70 проценты премиядә беренче мәртәбә катнаша. Проектларны гамәлгә ашыру географиясе - Русиянең барлык төбәкләре.

"Наш вклад» милли премиясенә 750дән артык гариза кергән
"Наш вклад» милли премиясенә 750дән артык гариза кергән

«Наш вклад» милли премиясе - Русиядә бизнес һәм коммерция карамагында булмаган оешмаларның (НКО) милли проектларның максатларына һәм бурычларына ирешүгә керткән өлешен бәяләүче беренче премия. Премиянең барлык финалчыларына «Русиянең гомумдәүләт проектлары партнеры» статусы бирелә.

Традиция буенча премиядә НКО зур активлык күрсәтә, аларның катнашу өлеше оешмаларның гомум саныннан 37 процентын тәшкил итә, 25 проөенты – эре бизнес, 18 проценты – кече бизнес вәкилләре, 16 проценты – дәүләт корпорациясе һәм дәүләт компаниясе, 4 проценты – урта бизнес.

Премиягә тәкъдим ителгән бизнесның һәм коммерция карамагында булмаган оешмаларның социаль башлангычлары 13 гомумдәүләт проектның максатлары һәм бурычларына туры килә: «Имин сыйфатлы юллар», «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Сәламәтлек саклау», «Мәдәният», «Кече һәм урта эшкуарлык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Фән һәм университетлар», «Мәгариф», «Хезмәт җитештерүчәнлеге», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе», «Санлы икътисад», «Экология».

«Наш вклад» 2024-25 еллар милли премиясе финалчылары һәм җиңүчеләре исемлеге 2025 елның язында игълан ителәчәк.

Фото: национальныепроекты.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: