-5 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Импортер илләр унга җитте

Президент Владимир Путин башлангычы белән булдырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында републикада чит илләр белән хезмәттәшлек ныгый.

Импортер илләр унга җитте
Импортер илләр унга җитте

Башкортстаннан он, ярма һәм көрпә экспорты 2024 елда 50 процентка арткан. Бу хакта Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2024 елның 9 гыйнварыннан 9 декабренә кадәр күзәтчелек ведомствосы республиканың авыл хуҗалыгы комплексы предприятиеләре тарафыннан экспорт өчен әзерләнгән 21 мең тоннага якын ашлык продуктын контрольдә тотты — ул барлыгы дөньяның 10нан артык иленә озатылды.

"Быел импортер илләр исемлеге 10га кадәр киңәйде. Он, көрпә, ярма экспорты күләме 8 мең тоннага диярлек арткан. Россельхознадзор белгечләре тарафыннан алынган пробалар лаборатор тикшеренүләр узды. Экспертиза нәтиҗәләре буенча зарарлы карантин организмнары һәм икмәк запасы корткычлары ачыкланмаган. Он, көрпә, ярмалар импортлаучы илләр Әзербайҗан, Әрмәнстан, Бельгия, Германия, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан илләренең таләпләренә туры килә", - дип ассызыкладылар Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.

Фото: Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: