+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Озакламый яңа күпердән җилдерәчәкбез!

Башкортстанның Әлшәй районында «Имин сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты ярдәмендә төзелгән Корсак елгасы аша күпергә свайлар салуны төгәлләделәр.

Озакламый яңа күпердән җилдерәчәкбез!Озакламый яңа күпердән җилдерәчәкбез!
Озакламый яңа күпердән җилдерәчәкбез!


Бу хакта Башкортстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр дип яза "Башинформ".

Күпернең озынлыгы 50 метрдан артып китә. Ул М5 - Чишмә - Аксеново - Кыргыз-Миякә юлында Идрис авылы янында урнашкан. Бу юл терәк юл челтәренә керә һәм табигать паркына һәм Асылыкүлгә алып бара.

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова билгеләп үткәнчә, әлеге күперне ремонтлау мөһим.

Фото: пресс-служба минтранса Башкирии


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас