Драматург Хәбир Ибраһимның "Ялгыз тәкәрлек" мелодрамасын сәхнәгә режиссер Илсур Гыйльфанов чыгарган. Спектакльгә керү ирекле. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашкан якташ яугирләргә теләктәшлек йөзеннән акчалата ярдәм күрсәтә яки кирәкле әйберләр алып килә ала.
"Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында куелган күңелләрне тетрәндерерлек тамашадан читтә калмагыз! Спектакль бүген, Бүздәк район мәдәният йортында, 19.00 сәгатьтә башлана.
Фото: Бүздәк районы мәдәният йорты