Бу чүплекләр Баймак, Благовещен, Дәүләкән, Күмертау, Сибай һәм Стәрлетамак шәһәрләре янында 70нче еллар уртасыннан бирле булган.
Алга таба дүрт ел дәвамында муниципалитетлар уңдырышлы катламны тергезү буенча биологик этап үткәрергә тиеш булачак.
Чүплекләрне бетерүгә 2 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән, шуларның 1,5 млрд сумы — федераль бюджеттан.
Башкортстан федераль финанслауның иң зур күләме буенча Русиянең ун төбәгенә һәм Идел буе федераль округы төбәкләре бишлегенә кергән.
Фото: башинформ