+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Һөнәр сайлау — мөһим эш

Башкортстанның 30 меңнән артык укучысы "Киләчәккә билет" дип аталган Бөтенрусия проектында катнашты.

Һөнәр сайлау — мөһим эшҺөнәр сайлау — мөһим эш
Һөнәр сайлау — мөһим эш
Агымдагы елда “Киләчәккә билет” Бөтенрусия проектында 35615 укучы катнашты, шуларның 6500е “Русия – минем тарихым” тарихи паркында булды, анда һөнәрләр турында мультимедиа күргәзмәсе узды. Тагын 4828 кеше һөнәри сынап карауларга барды һәм һөнәрләрне үзләрендә «сынап карарга» мөмкинлек алды. 18 меңнән артык укучы диагностика үтте, ә 4763 бала республиканың әйдәп баручы предприятиеләрендә экскурсиядә булды. "Киләчәккә билет” Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы" федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

— Ел саен төбәкнең педагоглары, мәктәп җитәкчелеге, муниципаль координаторлар һәм колледжлар, өстәмә белем бирү учреждениеләре, университетлар һәм эш бирүчеләр командалары аша системалы эшләве республикабызның һәр укучысына киләчәк һөнәренә кагылырга мөмкинлек бирә. Керткән өлешләре өчен һәркемгә рәхмәт белдерәм. 2025 ел кызыклырак һәм масштаблырак булыр, дип ышанам, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин.

Проект кысаларында 6-11нче сыйныф укучылары гына түгел, педагоглар да белем ала. Быел тагын 706 белгеч педагог-навигатор буларак белем алды. Республика белгечләре, гадәттәгечә, югары һөнәри дәрәҗә күрсәтә.
Мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирүгә бүген аерым игътибар бирелә.

2023 елның 1 сентябреннән 6-11нче сыйныф укучылары өчен атна саен пәнҗешәмбе көннәрендә һөнәри юнәлеш бирү дәресләре уза. Балалар перспектив белгечлекләр һәм кирәкле һөнәрләр белән таныша, шулай ук педагоглардан консультацияләр ала. Бу курс - «Киләчәккә билет» федераль проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе нигезендә эшләнгән һәм Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан бөтен ил буенча кертелгән профориентациянең бердәм моделенең бер өлеше.

Фото: contenta.info


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас