+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

“Русиянең гомумдәүләт проектлары” иң танылган брендларның берсе

“Русиянең гомумдәүләт проектлары” бренды илдә киң таралган - аның танылу дәрәҗәсе өч ел эчендә иң югары билгегә җитте, дип билгели социологлар.

“Русиянең гомумдәүләт проектлары” иң танылган брендларның берсе“Русиянең гомумдәүләт проектлары” иң танылган брендларның берсе
“Русиянең гомумдәүләт проектлары” иң танылган брендларның берсе
Ноябрь-декабрьдә "Дәүләт приоритетлары" оешмасы һәм IFORS тикшеренүләр уздырдылар, алар безнең ил гражданнары арасында Русия гомумдәүләт проектларын белүнең җыелма күрсәткече 91 процентка җитүен күрсәтте.

Тикшеренүдә 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең респондент катнашты. Алар "Русиянең гомумдәүләт проектлары" брендының тулаем танылуының узган елгы декабрьгә - дүрт, 2021 елның ноябренә алты процентка артуын күрсәтте.

Брендның визуаль танылуы (гомумдәүләт проектларның бер генә логотибын күргәннәр) өч ел эчендә 48дән 60 процентка кадәр үсте. Русиялеләрнең күбесе "Русиянең гомумдәүләт проектлары" (88 процент) сүзтезмәсен ишеткән.

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты барлык проектлар арасында танылу буенча лидер булып кала - русиялеләрнең 76 проценты аны гамәлгә ашыру турында белә яисә нәрсәдер ишеткән, ә сораштырылучыларның 98 процент тирәсе якындагы биш елда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк, дип саный.

Русиялеләр фикеренчә, гомумдәүләт проектлары ил һәм төбәкләр үсеше өчен гамәлгә ашырыла (61 процент); халыкның тормыш сыйфатын һәм канәгатьлек дәрәҗәсен күтәрү өчен (53 процент); Русия икътисады үсешенә ярдәм итә торган программаларны гамәлгә ашыру өчен (51 процент).

Шул ук вакытта, гомумдәүләт проектларының иң әһәмиятле характеристикалары арасында русиялеләр аларның ил өчен горурлык хисе уятуын атый, илне үстерү өчен һәм нәкъ хәзерге чорда кирәк дип исәпли.

Фото: национальныепроекты.рф

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас