+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ярмәкәйдә - яңа кинозал!

Президент Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында ачылган кинозал район мәдәният сараенда урнашкан.

Ярмәкәйдә - яңа кинозал!Ярмәкәйдә - яңа кинозал!
Ярмәкәйдә - яңа кинозал!

Биредә Русия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә федераль кино фонды буенча яңа заманча кино корылмалары сатып алуга грант алганнар. Бу акчаларга күп каналлы тавыш системасы, куәтле санлы проектор, экран, сервер һәм башка заманча техника сатып алынган. Хәзер ярмәкәйлеләр яңа киноларны яхшы сыйфатта карый ала.

Кинозал ачылуга багышланган тантаналы чарада Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Райманов, “Башкортостан” киностудиясе директоры Юнир Әминев катнаштылар.

– Кинозал заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә. Ул ярмәкәйлеләр өчен яхшы ял итү урыны булыр һәм беркайчан да буш тормас дип ышанам, – диде Илшат Райманов.

Фильмны яңа кинозалда беренчеләрдән булып өлкән сыйныф укучылары советы, Ярмәкәй авылы мәктәбенең шәйморатовчылар сыйныфы укучылары һәм мәдәният сараеның үзешчән сәнгать осталары карады.

Фото: Энҗе Шәфыйкова.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас