Республиканың бу авылында модульле ФАП Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә урнаштырылды.
Сәламәтлек саклау министрлыгында ассызыклаганча, яңа ФАП барлык заманча таләпләргә һәм стандартларга туры килә. Халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителгән. Биредә беренчел медик-санитар ярдәмне 290 кеше алачак, шуларның 53е – балалар. Пациентларны фельдшер Гүзәл Талипова кабул итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәмендә республика 500дән артык модуль конструкция һәм капиталь табиблык амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пунктлары алды, 100гә якын сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалды, 400дән артык автомобиль һәм күчмә медицина комплексы, 30 мең берәмлек медицина җиһазы сатып алынды.
Фото: bashinform.ru