Мәскәүдә,«Алтын шәм» Русия милли премиясе лауреатлары билгеләнде.
Кыска метражлы кино номинациясендә Башкортстаннан режиссер Вилүрә Исәндәүләтованың «Водяная» картинасы җиңүче булды.
Фильм почтальон Елена Алиева тарихын сөйли, ул корреспонденцияне ерак авылларга илтә. Җәен су киртәләрен көймәдә уза, ә кышын "каргизәр"дән файдалана. Моннан тыш, Алена еш кына юлның бер өлешен җәяү уза.
Фильмның авторлары: режиссер - Вилүрә Исәндәүләтова, сценарист - Мәгъфүр Тимербулатов, оператор - Рафаэль Сарваев, композитор - Камил Абдуллин. Продюсер - Юнир Әминев.
Фильм ил Президенты гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Төбәк кинематографына ярдәм фонды грантына булдырылган.
Фото: culture.bashkortostan.ru