-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышы узды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы эшендә катнашты. Чараны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үткәрде. Көн тәртибендә - агымдагы елда гомумдәүләт һәм федераль проектларны гамәлгә ашыруның беренчел йомгаклары.

Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышы узды
Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышы узды

- Төзелеш тармагы, барлык авырлыкларга карамастан, бу елны шактый яхшы тәмамлый. Төзелештә эш күләме 2019 елдан 32гә арткан. "Торак һәм шәһәр мохите" һәм "Имин сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проектлары буенча эшне югары күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Ел йомгаклары буенча 105 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылачагын, 139 миллион квадрат метр асфальт-бетон салыначагын күрәбез, - диде Марат Хөснуллин.

Вице-премьер билгеләп үтүенчә, агымдагы елда илдә эре юл объектлары ачылган. Алар арасында - Уфадан көнчыгыш чыгу юлы һәм М-12 «Восток» федераль автомагистраленең 65 километрлы участогы.

Утырышта шулай ук Донецк, Луганск халык республикаларында, Запорожье, Херсон өлкәләрендә эш турында фикер алыштылар. Бу елда илнең яңа төбәкләрендә 3,7 мең объект тергезелгән.

Марат Хөснуллин штаб әгъзаларына, Дәүләт думасына, Федерация Советына, Президент Хакимиятенә, Хөкүмәт Аппаратына, Финанс, Икътисади үсеш, Төзелеш, Транспорт министрлыкларына, башка профильле ведомстволарга һәм төбәк җитәкчеләренә нәтиҗәле хезмәт өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: