Бу Африка республикасына Башкортстан күркәсе беренче тапкыр гына озатылмый. Ике партиянең гомум авырлыгы 54 тонна тәшкил итте, дип хәбәр иттеләр "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсендә.
Русия дәүләт чигендә белгечләр тарафыннан сайлап алынган ит продукциясе экспорт алдыннан тулы лаборатор сынаулар узган һәм ул импортлаучы ил таләпләренә туры килә.
Элегрәк Башкортстан күркә итен Конго һәм Бенинга экспортлаган иде.
Фото: "пресс-служба управления Россельхознадзора по РБ"