+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

2 меңгә якын кеше максатлы социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән

Дәүләт хезмәтләре порталы аша 2024 елда халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә максатлы социаль ярдәм сорап Башкортстанның 1 975 кешесе мөрәҗәгать иткән.  

2 меңгә якын кеше максатлы социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән
2 меңгә якын кеше максатлы социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән

Хезмәт күрсәтү үзләренә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган аз керемле гаиләләргә, ялгыз яшәүче аз керемле гражданнарга күрсәтелә.

Хезмәт күрсәтүләрне электрон рәвешкә күчерү «Санлы икътисад» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

- Онлайн җибәрелгән гаризаларның күп булуы халыкның дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалануга ихтыяҗы, шулай ук аның уңайлылыгы турында сөйли. Портал гаризаны карау барышын карарга мөмкинлек бирә, бу үз чиратында гражданнарның дәүләт органнарына ышанычын арттыра, - ди Башкортостан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин.

Гаризаны карау нәтиҗәләре буенча гражданнардан эш эзләүдә, эшкуарлык эшчәнлеген оештыруда, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруда ярдәм яисә акчалата түләү күрсәтелергә мөмкин.

Түбәндәге сылтамалар буенча хезмәттән файдаланырга һәм гариза җибәрергә мөмкин:
Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтү - https://www.gosuslugi.ru/624742/1/form/order/3758876653 Дәүләт социаль ярдәме кысаларында түләүләрне социаль контракт нигезендә китерү ысулын үзгәртү - https://www.gosuslugi.ru/625222/1/form

Фото: https://pravitelstvorb.ru/news/25838/

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас