Бу юнәлештә эш «Экология» гомумдәүләт проектының «Урманнарны саклау»төбәк проекты кысаларында алып барыла.
2024 елда төбәк Урман хуҗалыкларында дүрт тоннага якын төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары әзерләнгән, шул исәптән: 2,5 тонна нарат орлыгы, 455 килограмм чыршы, 116 килограмм карагай һәм башкалар. Шулай итеп, әлеге күрсәткеч буенча план 124 процентка үтәлгән.
- Язын орлыклар урман питомникларына чәчеләчәк, ә ике елдан соң инде үстерелгән чәчкеннәрне урман тергезү чараларын башкарганда, шул исәптән «Хәтер бакчасы» һәм «Урманны саклыйк» акцияләре кысаларында кулланабыз, - дип билгели Башкортостан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.
Фото: https://pravitelstvorb.ru/news/25858/