+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Республика шәһәрләрен матур итеп төзекләндердек

Гомумдәүләт проекты яңа башлангычларга нигез салды.

Республика шәһәрләрен матур итеп төзекләндердекРеспублика шәһәрләрен матур итеп төзекләндердек
Республика шәһәрләрен матур итеп төзекләндердек

Узган елда Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 123 иҗтимагый территория төзекләндерелде. Эшләрнең бәясе 1,2 млрд сумнан артып китте.

Республика Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр иткәнчә, 36 парк һәм сквер, 16 иҗтимагый территория, 17 җәяүлеләр зонасы һәм аллея, 9 яр буе һәм 45 башка киңлек яңартылган. Шулай ук «Башкортстан ихаталары» республика программасы һәм кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча Бөтенрусия конкурсы кысаларында да эш алып барылды.

Фото: ufa.mk.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас