+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Авыл халкына зур бүләк!

Башкортстанда тагын бер яңа авыл клубы эшли башлады.

Авыл халкына зур бүләк!
Авыл халкына зур бүләк!
Башкортстанның Дүртөйле районы Түрбәк авылында яңа мәдәният йорты эшли башлады, дип хәбәр итәләр район хакимиятендә.

Бу авыл клубын төзү Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Дүртөйле районы хакимиятендә белдерүләренчә, мәдәният йортын яңа аппаратура белән җиһазландырганнар. Анда заманча яктылык һәм акустика системалары урнаштырылган. Тамаша залының модуль конструкциясе ярдәмендә аны һәр аерым чараның үзенчәлегенә тиз җайлаштырырга мөмкин.

"Яңартылган бинаны ачу Түрбәк авылы халкы өчен чын бүләк булды. Ул социаль һәм мәдәни хезмәтләрнең сыйфатына карата барлык таләпләргә туры килә. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар өчен бу — үзләренең иҗади сәләтләрен һәм талантларын уңайлы шартларда үстерә торган урын", - дип билгеләп үттеләр Дүртөйле районы хакимиятендә.

Фото: durtuli.bashkortostan.ru


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас