Башкортстанның Учалы районында берьюлы ике фельдшер-акушерлык пункты ачылды, аларда яңа кабинетлар һәм заманча җиһазлар урнаштырылган.
Беренчесе Баттал авылында үз ишекләрен ачты, анда беренчел медик-санитар ярдәмне 233 кеше алачак, шуларның 50се – балалар. Яңа бинада пациентларны “Авыл фельдшеры” программасы буенча эшләүче Люция Гайфуллина кабул итәчәк.
Икенче ФАП Кече Казаккул авылында урнашкан. Биредә 330 кеше медицина-санитария ярдәме алачак, шуларның 52се – балалар. Биредә аларны тәҗрибәле акушерка Фәния Гайнуллина кабул итәчәк.
Учалы районы хакимиятендә белдерүләренчә, яңа ФАПларда бирегә килүчеләр һәм персонал өчен уңайлы шартлар булдырылган, чөнки анда фельдшер һәм акушерлык, процедура-прививка кабинетлары, персонал өчен кабинет, медикаментлар һәм инвентарьлар саклау бүлмәләре бар.
Шунысы да мөһим: «Санлы ФАП» проекты нәтиҗәсендә авыл халкына санлы медицина хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеге булачак. Фельдшерлар дистанцион рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык битен ача, электрон рецепт яза, табиб белән телемедицина консультациясе үткәрә һәм анализ-диагноз мәгълүматларын җибәрә алачак.
Фото: сайт health.bashkortostan.ru