+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Кушнаренкода яңа поликлиника ачылды

Кушнаренко районының Кушнаренко авылында узган елның декабрендә сменасына 320 кешегә исәпләнгән өч катлы яңа поликлиника ачылды.

Кушнаренкода яңа поликлиника ачылды
Кушнаренкода яңа поликлиника ачылды


Аны Яңа Андреевка микрорайоны территориясендә «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында төзегәннәр. Бүген, 9 гыйнварда, Кушнаренко районы буенча эш сәфәре кысаларында яңа медицина учреждениесендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булды.
Яңа поликлиниканың беренче катында рентгенодиагностика бүлеге һәм гомум бүлмәләр урнашкан. Икенчесендә - эндоскопия бүлекләре, хатын-кызлар консультациясе, терапевтлар кабинетлары һәм башка бүлекләр. Өченче катта физиотерапия һәм терапия бүлекләре урнашкан.

Поликлиниканың балалар бүлеге өлкәннәрне кабул итү өчен бүлмәләр блогыннан аерып куелган мөстәкыйль бүлмәләр төркеменнән гыйбарәт.
Радий Хәбиров берничә кабинетны карады, табиблар һәм пациентлар белән аралашты. Медицина хезмәткәрләре сүзләренә караганда, яңа поликлиникада аларның эше һәм пациентларны кабул итү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Аралашу вакытында Кушнаренко авылы кешеләре үзләренең торак пунктында зур проблемаларның берсе – авыл эчендә автобуслар булмавы турында сөйләде. Кушнаренко бик озын, ә шәхси транспорт һәркемдә дә юк.
Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат Латыйпов маршрутларның рентабельле булмавы аркасында шәхси эшкуарларның пассажирлар ташу белән шөгыльләнергә теләмәвен аңлатты.

Радий Хәбиров Транспорт министрлыгы һәм «Башавтотранс» җитәкчелегенә бу мәсьәләне карау буенча тиешле йөкләмәләр бирәчәген билгеләп үтте.
"Кушнаренкода диспансерлау бик кызыклы һәм сыйфатлы оештырылган. Яңа поликлиника монда күптән кирәк иде. Һәм без аны шактый тиз төзедек. Бездә әле алты поликлиника төзелә, шуңа күрә быел медицинаның беренчел звеносын сизелерлек яңартачакбыз. Күптән түгел генә Уфада тәртипкә китерелгән поликлиникалар ачтык. Биредә табиблар җитәрлек, тар белгечләр бар. Яшь егетләр, сүз уңаеннан, эшлиләр. Һәм монда диспансерлауга җитди карыйлар. Ә бу, миңа калса, кешеләр һәм, барыннан да элек, кешеләр турында кайгыртуның мөһим өлеше», – дип билгеләде Радий Хәбиров, «Башинформ» журналисты соравына җавап биреп.
Объектның гомум мәйданы якынча 5 мең квадрат метр тәшкил итә.

Гомумән алганда, медицина учреждениесе төзелешенә җиһазлар сатып алу белән бергә 552,38 миллион сум тотылган, шул исәптән федераль бюджет акчалары – 326,7 миллион сум, республика 225,68 миллион сум бүлеп биргән.

Фото: Башинформ

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас