+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Радий Хәбиров Кушнаренкода яңа поликлиниканың эше белән танышты

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кушнаренко районына эш сәфәре вакытында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты ярдәмендә төзелгән яңа поликлиниканың эше белән танышты.  

Радий Хәбиров Кушнаренкода яңа поликлиниканың эше белән таныштыРадий Хәбиров Кушнаренкода яңа поликлиниканың эше белән танышты
Радий Хәбиров Кушнаренкода яңа поликлиниканың эше белән танышты

Медицина учреждениесе 2024 елның декабрендә ачылды, ул сменасына 320 кешегә исәпләнгән. Яңа поликлиника өлкәннәргә һәм балаларга медицина хезмәте күрсәтә. Аны җиһазландыру беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүнең заманча стандартларына җавап бирә. Биредә терапевтлар, педиатрлар, тар профильле белгечләр, шәфкать туташлары эшли. Учреждениедә диагностика, вакцинация, функциональ тикшеренүләр кабинетлары урнаштырылган. Эшне уңайлы оештыру аркасында район халкы тиз арада тикшеренү уза һәм тиешле ярдәмне алала.

Сәфәр вакытында Радий Хәбиров рентгенодиагностика, эндоскопия, оториноларингология, процедура һәм прививка кабинетларын, шулай ук утратавыш диагностикасы кабинетын карады.

Төбәк җитәкчесе поликлиникада диспансерлау процессына аерым игътибар бирде.
Фельдшер Рифә Рәҗәпова медицина тикшерүенең барлык этаплары турында сөйләде. Әңгәмә йомгаклары буенча республика җитәкчесе медицина хезмәткәрен Башкортстан Башлыгы каршындагы Сәламәтлек саклауны үстерү советы утырышында чыгыш ясарга чакырды.

Сәфәр яңа учреждениедә медицина хезмәтләренең сыйфатын югары бәяләгән пациентлар белән аралашу белән тәмамланды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә яңа поликлиниканы караудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

- Беренчедән, биредә табиблар, тар белгечләрне дә кертеп, җитәрлек. Яшь профессионаллар да эшли. Икенчедән, диспансерлауга җитди игътибар бирелә. Бу, мөгаен, кешеләр турында кайгыртуның иң мөһим өлешләреннән берседер, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Яңа поликлиника кирәк иде, һәм без аны шактый тиз төзи алдык. Хәзер тагын алты поликлиника төзибез. Гомумән алганда, быел без медицинаның беренчел звеносын сизелерлек ныгытачакбыз.

Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас