Илеш районының Бишкурай авыл биләмәсендә яшәүче яше һәм карты әлеге уеннарда ел да актив катнаша. 8 гыйнварда Бәләкәй Бишкурай авылында "Чана бәйрәме" узды.
Әлеге чарага балалары белән бергәләп әти-әниләре дә килеп, бергәләп уйнадылар, тау шудылар. Гаилә әгъзаларының бергәләп төрле чараларда катнашуы, саф һавада уеннар уйнавы - үзара татулыкны тагын да ныгыта. Бишкурайлылар бу хакта яхшы белә.
Фото: Авыл хакимиятенең "В Контакте" челтәрендәге битеннән.