+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Белем алырга беркайчан да соң түгел!

Былтыр Башкортстанда яшәүче 3 меңгә якын кеше «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты ярдәмендә белем алган.

Белем алырга беркайчан да соң түгел!Белем алырга беркайчан да соң түгел!
Белем алырга беркайчан да соң түгел!

Бу эшсезләргә, «декрет» ялындагы хатын-кызларга һәм үз квалификациясен үзгәртергә теләгән башкаларга кагыла. Ел саен мондый мөмкинлек булган кешеләр исемлеге киңәя.

Укулар 30га якын юнәлеш буенча алып барыла. Бер кешене укытуга субсидиянең уртача күләме 60 мең сум тирәсе тәшкил иткән.

Иң популяр юнәлешләр арасында мәгълүматлар аналитикасы, психолог-консультант, маркетплейс буенча менеджер, тегү җиһазлары операторы, мәгълүмат ресурслары һәм социаль челтәрләр буенча белгеч һөнәрләре бар.

Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре генә дә хезмәткәрләрне укытуга Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджеттан 87 миллион сум акча җәлеп иткән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас